7-март көнне, Шәдче авылы мәдәният йортында , халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язгы моңнар” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Концертта төбәгебезнең үзешчән җырчылары,биючеләре катнашты. Концерт, Шәдче авылы мәдәният йорты директоры, Илдар Вәлиевның котлау сүзләре белән тәмамланды. Авыл халкы концертны бик җылы кабул итте.