Покровское- Кызыл Чишмә боз кичүе буенча хәрәкәт яңадан рөхсәт ителде. Алабуга һәм Түбән Кама араларын якынайтучы бу юл һава торышының җылы торуы аркасында ябылган иде. Искәртеп узабыз, бу боз кичүе буенча 2 тоннага кадәрге транспорт чаралары хәрәкәте рөхсәт ителә. Юлның озчнлыгы 700 метр тәшкил итә. Алабуганың Покровское авылы һәм Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсен тоташтыручы бу боз кичүе Татарстанда рөхсәт ителгән 4 боз кичүенең берсе.