Татарстанда кар ява, бозлавык һәм көчле җил.

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә төнлә республиканың күпчелек районнарында 26-31 градус салкын булса, иртәнгә температура кинәт күтәреләчәк. Иртән һәм көндез кар күп явачак, урыны белән бозлавык, көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан 17-22 м/с тизлектә көчле җил, юлларда - кар көртләре. Кайбер районнарда томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да әзрәк булырга мөмкин.

Татарстанның күпчелек районнарында төнлә температура 26 градустан түбән төшмәячәк, көндез - 4-12 градус салкын.

Казанда төнлә 24 градус салкын булса, иртән 12 градуска кадәр, көндез - 4-6 градус.

14 гыйнвар төнендә республикада болытлы һава, күпчелек районнарда юеш кар явачак, буран да чыгуы ихтимал. Кайбер районнарда юлларда – бозлавык. Көньяктан 6—11м/с тизлектә, төнлә һәм иртән 19 м/с тизлектә җил. Температура 9 градус салкын тәшкил итәчәк, ә көнчыгыш районнарда – 12 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International