Мамадышта ике юл-транспорт һәлакәте искәртелгән.

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

Беренче тапкырында хокук сакчылары шәһәребезнең Чкалов урамыннан чакырту ала. Биредә капка төбендә туктап торучы “Лада-Гранта“ны бәрдереп киткән булалар. Әмма зыян салучының кем икәнен ачыклап булмый. “Кар өстендә калган эзләрдән күренгәнчә, бу “самодельный кар мотоциклы“ булырга тиеш“,- ди инспекторлар. Әгәр дә бу очрак буенча шаһитлар бар икән, “02“ яки “3-14-65“ телефон номерларына шалтыратуыгыз сорала.

Икенче күңелсез очрак Мамадыш совхозы бистәсендә теркәлә. Яшьләр урамында була бу хәл. Шулай ук капка төбендә туктап торган “Митсубиси“ автомобиленә артка чигенүче “Хюндай“ бәрелгән. Игътибарсызлыгы аркасында гаепле шоферга 1500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Югарыда әйтелгән күңелсез хәлләр нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алучылар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International