Бүген Болгар шәһәрендә Ак мәчеттә Татарстан, Башкортостан һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән җыелган мөселманнар катнашында Мәүлид уңаеннан чаралар узды. Мөфтиләр, дин әһелләре белән бергә Мәүлид укудаҖөмһүриятебезнең беренче президенты хөрмәтле Минтимер Шәрипович Шәймиев тә катнашты һәм чыгыш ясады.
Чарада районыбыздан мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегали дә катнашты.