Иртәгә, 25 декабрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Вакыты белән бераз кар явачак, урыны белән буран булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан салмак җил, әмма вакыты белән җилнең тизлеге 15-18 м/с тәшкил итәргә мөмкин.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, төнлә һәм көндез температура 1-6 градус салкын тәшкил итәчәк.
Иртәгә Казанда болытлы һава, төнлә һәм көндез 1-4 градус салкын булачак.
26 декабрьгә каршы төндә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак. Температура 4-9 градус салкын тәшкил итәчәк.