122 мамадышлы Мамадыш районы ЮХИДИ идарәсенең "кара исемлегендә". Җирле тәртип сакчылары бурычлары 10 мең сумнан артып киткәннәр белән җитди эш башламакчы. ТӨп бурычлар суммасы аек булмаган машина йөртүчеләргә туры килә. Түләнелмәгән штрафларының максималь күләме- 50 мең сум. Якын арада район судында юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен 26 мең сум бурычы булган мамадыш шоферына карата материал каралачак. Хәзерге вакытта ЮХИДИ ләр , юллардагы рейдлар белән генә чикләнмичә,бурычы булганнарның йортларына барырга ниятли. Белешмә өчен: 2015 нче елда мамадыш йөртүчеләренә 26 млн 624 мең 500 сум күләмендә штраф салынган.Шуның 26 млн 401 мең 300 сумы түләнгән, 6 млн 283 мең 200 сумы бурыч булып тора.Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 1 гыйнварыннан яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозган затлар үз штрафларын 20 көн эчендә түләргә өлгерсә, аларга 50 процент ташламалар каралачак. Россия ЮХИДИ идарәсендә бу чаралар штрафларны вакытында түләүгә бер этәргеч булыр дип уйлыйлар.