Татарстанда бу ай башына савым күләме 126,4 тоннага кимегән. Узган тәүлектә республикада 2941 тонна сөт савылган, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Алдагы көн белән чагыштырганда, тулаем сөт җитештерү 4 тоннага азайган.
Бу өлкәдә Чирмешән районы терлекчеләре аеруча калыша, анда узган тәүлектә нибары 13 тонна сөт савылган. Менделеевск районында да әлеге күрсәткеч зур түгел - 17,8 тонна, ә Спаста 29,2 тонна тәшкил итә.
Сөт җитештерү алдынгылары булып Әтнә, Саба, Мамалыш, Балтач һәм башка районнар санала