“Аран Быдтон“ дүртенче төбәкара удмурт милли бәйрәме

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Пойкино авылының клуб мөдире Людмила Герасимова җитәкчелегендәге “Италмас“ фольклор ансамбле шушы араларда гына Нократ Аланы мәдәният йортында узган “Аран Быдтон“ дүртенче төбәкара удмурт милли бәйрәмендә чыгыш ясап кайтты. Удмурт мәдәнияте бәйрәме бер сәхнәгә Удмурттия, Башкортостан, Татарстан һәм Киров өлкәсеннән күпсанлы фольклор коллективларын җыйды. Бай һәм эчтәлекле программа белән чыгыш ясаганнары өчен, “Италмас“ коллективы оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International