Узган чәршәмбедә шәһәребездәге 2нче санлы лицейда Лицейчы көне үтте. Бәйрәм өлкән сыйныфлар укучылары башкаруында вальс белән башланып китте. Укучыларны һәм мөгаллимнәрне котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, Салават Гыймранов та килгән иде. Балалар өчен көн дәвамында төрле конкурслар, викториналар да оештырылды. Дәресләрдә һәм дәресләр арасында барусы да аларда теләп катнаштылар. Шул ук көнне лицейда Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз, язучы һәм журналист Мансур Сафин да булды. 2014-2015нче уку елының дүртенче чирегендә укуда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 10 б сыйныфы укучысы Булат Хәкимовка үзе исемендәге премия тапшырды ул.