ИҢ ЯХШЫЛАР АЧЫКЛАНДЫ

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре комиссиясе районыбыз хуҗалыкларындагы техниканың, тагылма эш коралларының кышкы сакланышка куелышын тикшереп чыкты. машина-трактор паркларының торышы да игътибар үзәгендә булды. “АПК “Азык-төлек программасы“, “Азык-төлек корпорациясе“, “Агросервис“ җәмгыятьләре, “Сөт Иле“нең “Нократ“ һәм“Тәкәнеш“ агрофирмалары кыр эшләреннән бушаган техникаларын шартларына китереп кышкы саклауга урнаштырганнар һәм аларның ремонтын башлап та җибәргәннәр инде. Комиссия бу эшләрнең оештырылышы иң яхшысы булган хуҗалык дип “Азык-төлек корпорациясе“н тапты. Икенче урында–“Тәкәнеш“, “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте – өченче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International