Райондагы иң бай әбигә 100 яшь тулды. Иске Комазан авылында гомер кичерүче Нурлыхода Ибраһимова әле бүген дә үз аягында һәм үз акылында. Әлеге юбилее белән тәбрикләргә килгәч, безгә җырлап та күрсәтте ул.
Бүгенге көндә Иске Комазан авылында яшәүче Нурлыхода Хәмит кызы Ибраһимова чыннан да төбәгебездәге иң бай әбиләрнең берсе. Биредә сүз һичкенә дә матди халәт турында бармый. Үгиләрен дә кушып 9 бала тәрбияләп үстергән. Хәзерге көндә 17 оныгы, 27 оныкчыгы, оныкларының 11 оныгы бар икән инде. Төпчек улы Илдус абый әйтүенчә, аларның тормыш иптәшләрен дә санасаң, йөз кешедән артып китә.
-Бәйрәмнәрдә өебездә 25-30 кеше җыелу гадәти күренеш. Аллага шөкер, сыябыз. Иң мөһиме- күңелең иркен булсын. Әни йөз яшьтә булса да, үз аягында, үз акылында. Әле берничә ел элек үзе йон эрләп, күршеләргә кич утырырга кереп йөри иде. Хәзер урамга бик чыгармаска тырышабыз, егылыр дип куркабыз,- ди Илдус Ибраһимов.
13нче октябрьдә 100 яшен тутырган Нурлыхода әби төпчек улы Илдус һәм килене Әнисә тәрбиясендә гомер кичерә. Иң өлкән баласы 1938нче елгы аның. Рәшидә апа Иркутск өлкәсендә яши икән. Бүген героебызның кайбер оныклары да пенсия яшендә инде. Тормышыгызны ничек бәялисез, дип сорагач: “Аллага шөкер!“- дип җавап бирә.
Юбиляр җырларга да бик оста булган. Балалары әйтүенчә, элек бәйрәмнәрдә, кунаклар килгәч, еш кына җыр сузган героебыз. Кайбер әсәрләрне йөз яше тулган көнне дә искә төшерде ул.
Шушы урында юбилярның тормыш юлына да күз салыйк. Иске Комазан авылында, гаиләдә иң олы бала булып дөньяга аваз сала ул. Кечкенә чагы беренче бөтендөнья, Гражданнар сугышлары, ачлык чорларына туры килеп, яшьлеге колхоз эшендә узган. Беренче ире Кави белән бәхетле гомер кичереп, ике баласына сөенеп яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Кавиен фронтка озаткач, Бөек Җиңүне якынлаштырып, көне-төне колхозда бил бөгә. Кызганычка каршы, ире сугыш кырларында ятып кала. Ләкин ул ялгызлыкны озак кичерми, сугыш тәмамлангач, аннан исән сау кайткан Мөхәммәтшакир белән гаилә корып җибәрәләр. Аның хатыны ике баласын калдырып, каты авырудан вафат булган була. Нурлыхода әби һәм Шакир бабайның икешәр баласыннан торган нык нигезле гаилә барлыкка килә. Тагын биш уртак балалары дөньяга аваз сала.
-Әниебез без, ягъни балалары тугач, күбесенчә өйдә, тәрбия эшләре белән шөгыльләнде. Кабат оныклар тәрбияләргә булышты. Без аңа бик рәхмәтле. Әле тагын озак еллар яшәсен иде,- ди кызы Мөнирә Кашапова.
Нурлыхода әби Ибраһимованы 100 яше тулу белән котларга район башлыгы Анатолий Иванов та килде. Ул юбилярга Россия һәм Татарстан Президентларының, шәхсән үзенең котлау хатларын, бүләкләр тапшырды.
Изге теләкләрен социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова белән Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Васыйл Вәгыйзов та ирештерә. Соңыннан йөзьяшәр әби белән истәлеккә фотога төштеләр.