Мамадыш шәһәрендә һәм Мамадыш районында “Гадәттән тыш хәлләр шартларында җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә көчләр һәм чаралар белән идарә“ темасы астында команда-штаб өйрәнүләре узачак.

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Мамадыш шәһәрендә һәм Мамадыш районында “Гадәттән тыш хәлләр шартларында җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә көчләр һәм чаралар белән идарә“ темасы астында команда-штаб өйрәнүләре узачак. Алар Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының тактик-махсус, команда-штаб өйрәнүләре һәм штаб күнегүләрен уздыру графигы кысаларында үткәрелә. Аларда махсус тактик элементларын файдалану күз уңында тотыла. Өйрәнүләр барышында җинаятьчеләрнең башкарма власть органнары объектларында, белем бирү учреждениеләрендә, кешеләр күп җыела торган урыннарда мөмкин булган реаль гамәлләрен имитацияләүләр каралган. Чарага Татарстан Республикасы территориаль эчке эшләр органнарының шьхси составлары җәлеп ителәчәк. Өйрәнүләрне уздыручылар бу көннәрдә хокук саклау органнары хезмәткәрләренең күп туплануына халыкны борчылмаска чакыралар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International