Мамадышлылар беренче

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
17 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы узды. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Спартакиада спортның җиңел атлетика эстафетасы, йөгерү, озынлыкка сикерү, бадминтон, армрестлинг һәм аркан тарту төрләре, пневматик мылтыктан ату буенча узды. Ярышлар вакытында муниципаль районнардан килгән командалар ике төркемгә бүленде: А төркеме - укучылары саны 3 500дән азрак булган районнар, Б төркеме - укучылары саны 3 500дән артык булган районнар. Нәтиҗәдә А төркемендә беренчелекне Актаныш районы командасы, Б төркемендә Мамадыш районы командасы яулады. Ике командада кубок һәм 500 мең сумга сертификат белән бүләкләнде. А төркемендә икенче урынга Мөслим районы, Б төркемедә Саба районы командалары лаеклы дип табылды. Аларга 300 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Өченче урынга А төркемендә Әлки районы, Б төркемендә  Түбән Кама районы командалары чыкты. Әлеге командалар 200 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде. 

Белешмә: Республика мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф учреждениеләре һәм мәгариф бүлекләре педагоглары һәм җитәкчеләре арасында физкультураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм физкультура-спорт эшләрен көчәйтү максатыннан үткәрелә.
Спартакиада 3 этапта уза. Беренче этапта ТР шәһәр һәм авыл районнарында мәгариф учреждениеләрендә якынча ярышлар үткәрелә. Иикенче этапта ТР муниципаль районнарында гомуммәгариф учреждениеләре һәм муниципаль районнар мәгариф идарәләре бүлекләре хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың барлык төрләре буенча ярышлар узачак. Финалда муниципаль районнарның җыелма һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы командалары арасында Спартакиаданың бөтен төрләре буена ярышлар планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International