Иртәгә районыбызның Җөри авылында керәшен мәдәнияты фестивале - Питрау үтәчәк. Ул тырлау асты мәйданында 16нчы тапкыр уздырыла. Бәйрәм 17 сәгатьтә ат чабышлары белән башланып китәчәк. Төп мәйдандагы чаралар 18 сәгатьтә башлана. Аерым урында балалар мәйданы, милли ишегалды, фольклор коллективлары сәхнәсе эшләячәк. Халык уеннары, милли көрәш, суда уеннар, спорт ярышлары,
“Керәшен чибәре” конкурсы оештырыла. “Йолдызлар”дан: Пелагия, Георгий Ибушев, Венера Ганиева, Хәния Фәрхи, Вадим Захаров, Фирдүс Тямаев, Эльмира Сөләйманова, Вероника Кузнецова, Ринат Рәхмәтуллин, Мөнир Рахмаев, Алина Прокофьева, Виталий Агапов, Римма Никитина, Алина Давыдова, Оксана Дмитриева, шулай ук "Торома", "Бәрмәнчек", "Сәйдәш" коллективлары катнаша!
Күбекле дискотека, лазерлы шоу, бәйрәм салюты сезне көтә!
Питрауга рәхим итегез!