Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында узучы чаралар бу көнне Нократ яр буенда дәвам итте.

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында узучы чаралар бу көнне Нократ яр буенда дәвам итте. Шәһәрнең иң гүзәл урыннарының берсе булган мәйданга йөзләгән якташыбыз  җыелган иде.

2008 елнын 8 июле  Россия кулэмендэ гаилэ, мэхаббэт хэм тугрылык коне дип игълан ителгән иде. Менэ 8нче  ел инде Мамадышта шушы бэйрэмне кунелле һәм матур итеп уздыралар. Кичәне ихлас теләкләре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова ачты.

Алена Смирнова кичәне дәвам итеп төбәгебезнең иң спорт сөюче гаиләсе- Хәмидуллиннарга бәйрәм символы булган ромашка чәчкәләре һәм истәлек бүләге тапшырды.

Шушында ук безнең коллектив үткәргән интернет бәйгегә дә нәтиҗә ясадылар. Мамадыш-рт.ру сайтында “Иң тату гаилә“ фоторәсемнәр конкурсы старт алган иде. Тәүлек эчендә Фирүзә һәм Илназ Халиковлар 805 тавыш җыеп, җиңүче исемен яулады. Август аенда аларның бергә тормыш итә башлавына 3 ел тула. Бүгенге көндә уллары үсеп килә икән. Җиңүчеләр бүләкләрне “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы директоры Светлана Ханова кулыннан кабул итеп алды. Илназ Халиков әлеге бәйгене оештыручыларга, алар өчен тавш бирүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Бәйрәм мәйданында 8 спорт гаиләсе арасында бәйгеләр дә үткәрделәр. Беренче-өченче урыннарны яулаган Мазиловлар, Осиповлар һәм Пановлар гаиләләренә сәхнә түрендә бүләкләр тапшырылды. Әлеге дата алдыннан шәһәрдә бушлай 600 лотерея билетлары да өләшенгән иде. Аны отучылар шулай ук бүләкле булды.

Бәйрәм кичәсе җирле йолдызларыбыз әзерләгән концерт программасы, клоуннар чыгышы белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International