Гаилә көнендә Татарстанның иң үрнәк 70 парына Россиянең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләрен тапшырачаклар.

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Гаилә көнендә Татарстанның иң үрнәк 70 парына Россиянең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләрен тапшырачаклар. Әлеге медальгә 25 елдан артык бергә гомер кичергән, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы балалар үстергән парлар лаек булачак. Бүләкләнүчеләр арасында табиблар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, хезмәт династияләре, дәүләт эшлеклеләре бар. Татарсанның һәр районына быел шундый бер генә медаль бирелсә, Мамадышка, искәрмә рәвешендә, ике медаль тәтеде. 68 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәүче Наилә һәм Вахит Галиевлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален бүген өйләренә барып тапшырачаклар. Икенче медаль ияләре Т. Тәкәнеш авылында гомер итүче Асия һәм Махсүт Хәбибрахмановлар гаиләсе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International