Тагын Бер гаиләгә нигез ташы салына. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бер пар никахын рәсмиләштерергә карар кылган. Әлеге дата уңаеннан, бу атнада Татарстанда 536 пар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерәчәк. Мендельсон маршы бүген мамадышлылар Елена Мөхөммәтҗанова белән Нурсил Гариповлар пары өчен яңгыраячак.