Татар телендә “Әллүки“не җырлаган Пелагия, көрәш батырларына куелган ак төстәге 3 автомобиль, керәшен чибәренә 50 мең сум акча, лазерлы шоу һәм башка онытылмаслык мизгелләр! 16нчы тапкыр зурлап оештырылган Питрау бәйрәме әнә шундый матур күренешләр белән истә калачак. Бүген сезне республика керәшен мәдәнияты фестиваленең төп мизгелләре белән таныштырырбыз.
Табигатьнең бар матурлыгын үзенә җыеп, хуш исле урман үзәнендә урнашкан Җөри авылында Питрау бәйрәме быел 16нчы тапкыр узды. Керәшен татарлары өчен изге бәйрәм Питрауны карарга соңгы елларда бөтен Татарстаннан һәм Русия төбәкләреннән 50 меңләп кеше җыела. Фестивальнең быелгысы да искәрмә түгел. Тырлау асты аланына төрле тарафлардан халык агыла. Берәүләр алдан ук төп мәйданга юл тотса, икенчеләр өчен ат чабышлары якынрак.
Ат чабышы гадәттәгечә Җөригә илтүче юл буендагы басуда узды. Питрау бүләге өчен көрәшергә 28 җайдак килгән иде. Алар токымлы, ярымтокымлы һәм эшче атларга бүленеп узыштылар.
Эшче атлар төркемендә беренче урынны Фирназ Хисмәтов хуҗалыгыннан 4 яшьлек “Верная“ кушаматлы ат яулады. Чиста токымлылар арасында финиш сызыгын иң алдан Ак барс- холдинг оешмасыннан Викинг кушаматлы ат уза.
Питрауга Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән күпләп кунаклар килгән. Ачылыш тантанасына Казаннан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге зур делегация килеп төште. Аларны район башлыгы Анатолий Иванов һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, якташыбыз Иван Егоров каршы алып, озатып йөрделәр.
Кунакларны республиканың төрле районнарыннан килгән керәшеннәр төркем-төркем тезелешеп каршы алды. Милли киемнәрдән киенгән керәшеннәр үзләренең иң дәртле җырларын башкарды.
Рәсми кунаклар иң элек бәйрәм уза торган җирлекне карады, берсеннән-берсе үзенчәлекле ачык агач өйләргә кереп чыкты. Аларны Г.Камал театры артисты Олег Фазылҗанов озатып йөрде. Биредә керәшен халкының тарихын чагылдырган музей да, Питрауның иң мөһим бизәге - тәкыя үрү, мичтә коймак пешерү, утын кисеп, шул агачтан матур сыннар ясау - гаҗәеп күренешләр һәм һөнәрләр тәкъдим ителгән. Питрау көнендә җыеп киптерелгән үләннәр файдалы була, диләр. Монда шул көнне җыелган төрле шифалы үләннәр дә бар иде. Фәрит Мөхәммәтшин исә балчыктан чүлмәк ясаучы янына аерым тукталырга булды. Бу күренешкә исе китеп карап торды, хәтта бер чүлмәкне истәлеккә дип үзенә алды.
Бәйрәмнең ачылышы төп мәйданда узды. Ул җырлы- биюле композициядән башлана. Анда катнашкан персонажлар, фольклор коллективлар, бию төркемнәре, җырчылар тамашачыларга бәйрәм рухын җиткерде. Алар төрле төсмерләр белән Питрауның мәгънәсен ачып салдылар.
Быелгы Питрау әләмен Шәдче авылы ветераннар советы рәисе Илья Семенов һәм узган елгы көрәш батыры Ильяс Галимов белән узган елгы “Керәшен чибәре” конкурсы җиңүчесе Алина Давыдова күтәрделәр.
Композиция төгәлләнүгә иң элек дин әһелләре сүз алды. Василий атакай һәм Илһам хәзрәт диннәр һәм милләтләр арасындагы дуслыкның әһәмиятен искәртә.
Алга таба халыкны Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул күп төрле милләтләрнең мәдәнияте, аларның гореф-гадәтләре республикабызның зур горурлыгы, дип белдерде. "Сабан туе да, башка бәйрәмнәр дә – ерак гасырлардан килгән матур йолаларыбыз", - диде ул. Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт алдынгыларын бүләкләде. “Сандугач“ ансамбле җитәкчесе Фарил Дөлмиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирновага “ТР Атказанган хезмәткәре“ дигән мактаулы исем тапшырдылар. Биредә шулай ук башка тармакта зур уңышларга ирешүчеләр дә хөрмәтләнде, бүләкләр алды.
Алга таба бәйрәм итүчеләрне район башлыгы Анатолий Иванов һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, якташыбыз Иван Егоров котладылар.
Рәсми өлешне спорт ярышлары, милли уеннар, кызыклы бәйгеләр алыштырды. Питрау бәйрәме чын мәгънәсендә сәнгать һәм спортның үзенчәлекле синтезын тәшкил итә. Баганага менү, авыш баганада йөрү, армспорт, капчык киеп йөгерү, су ташу, таяк тартышу кебек традицион бәйгеләр белән берлектә, канат тарту, гаять кызыклы һәм гадәти булмаган ярышлар да узды. Мәйдандагы уеннарны Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барды.
“Керәшен чибәре” бәйгесе инде күптән “Питрау” бәйрәменең йөзек кашына әверелде. Әлеге бәйгене биредә 2004 елдан оештыралар. Ел саен аның сайлап алу турына республиканың һәр районы иң уңган-булган керәшен кызын тәкъдим итә. Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя бара, шушы вакыт эчендә анда Татарстан, Башкортстан, Чиләбе якларыннан 200дән артык керәшен кызы катнашты.
Быел аларның саны 9 иде. Районыбыз данын Усали авылыннан Галина Константинова яклады.
Быел кыйммәтле ташлар белән бизәлгән көмеш күчмә таҗга Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы Сарашлы авылыннан 19 яшьлек Юлия Савельева лаек булды.
Икенче урынны Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән 25 яшьлек Марина Карпова яулады. Өченче урында Усали авылы кызы, 17 яшьлек Галина Константинова. Әйтергә кирәк, Галинаның апасы Алина Константинова 2012 елның “Керәшен чибәре” исеменә лаек булган иде.
Бераздан керәшен ишегалдында Питрау учагын кабыздылар. Аның янәшәсендә җыр-бию, күңел ачулар төне буе дәвам итте.
Питрауга татар эстрадасының бик күп танылган артисты килгән. Бу тамашаны Виталий Агапов белән Данир Сабиров алып барды. Концертта Венера Ганиева, Мөнир Рахмаев, Фирдус Тямаев, Оксана Дмитриева, Марсель Вәгыйзов, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Эльмира Сөләйманова, Ринат Рахматуллин, Хәния Фәрхи, Вадим Захаров, Георгий Ибушев һәм башкалар катнашты.
Бәйрәмгә махсус кунак - Мәскәү йолдызы Пелагея да килде. Башта ул рус телендә җырлады, аннан соң бик моңлы итеп "Әллүки"нең бер куплетын башкарды.
Пелагеяның бер сәгать буе дәвам иткән чыгышы күңелле узды.
Керәшен бәйрәме гомер-гомергә көчле көрәшчеләрне җыюы белән дә билгеле. Республиканың иң көчле көрәшчеләре иртәнгә кадәр яңгыр астында бил алышты, көчлеләрне ачыклады.
Кызыкмаслык та түгел: мәйданда батыр калганнарга өч машина куелган бит! Хатын-кызлар арасында абсолют батыр исемен Римма Нургалиева яулады.
65 кг авырлыкта – җиңүче исеменә якташыбыз Булат Юнысов лаек, 75 кг авырлыкта – Теләчедән Илдар Гыйниятуллин, 85 кг авырлыкта Балтачтан –Ринат Хәйретдинов, 100 кг авырлыкта Теләчедән Раил Нургалиев, һәм авыр үлчәүдә Әлмәт районыннан Ильяс Галимов җиңүче булып танылдылар.
Яңа машиналарда өйләренә Илдар Гыйниятуллин, Раил Нургалиев һәм Ильяс Галимов кайтып китә. Баш батыр быел да Ильяс Галимов.
Керәшен халкының милли бәйрәме Питрау быел да салют белән төгәлләнде.
Фестиваль хакында тулырак язма безнең каналда пәнҗешәмбе кичендә күрсәтеләчәк.