Татарстанда июль аенда бала тудыру йортлары дезинфекциягә ябылган булачак, шул исәптән Мамадышта да.

2015 елның 7 июле, сишәмбе

Татарстанда июль аенда бала тудыру йортлары дезинфекциягә ябылган булачак, шул исәптән Мамадышта да. Республика клиник хастаханәсенең акушерлык корпусы, шулай ук, Әгерҗе , Балтач районнарының бала тудыру бүлекләре вакытлыча ябыла. Ә Мамадыш шәһәре бала тудыру йорты 6 нчы июльдән 19 нчы июльгә кадәр ябылды.

“Ачык һавадагы китапханә”гә рәхим итегез. Район хәрби комиссариаты каршындагы скверда сез тәмләп яраткан китапларыгызны укый аласыз. Әлеге креатив тәкъдим белән район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы чыкты. Дүшәмбедән-җомгага кадәр, төшке аштан соң сез берничә сәгатегезне скверда китап укуга багышлый аласыз. Укучы карамагына рус һәм татар телләрендәге дистәләгән газет һәм журналлар тапшырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International