Питрау - 12 июльдә үткәрелә торган керәшен халкының милли бәйрәме. Аны ел саен Мамадыш районы Җөри авылында зур дәрәҗәдә билгеләп үтәләр. Хәер, Питрау керәшеннәр яшәгән башка авылларда да зурлап үткәрелә. Бу бәйрәмдә керәшен халкының милли йолалары чагылдырыла, күркәм уеннары һәм "Керәшен чибәре" бәйгесе оештырыла. Быел 11 июльдә Җөри авылында узачак Питрауда татар эстрадасының күп кенә танылган артистлары чыгыш ясаячак. Бәйрәмне оештыручылар кайсы артистларны чакырырга икәнлеген халык арасында сораштыру ясап ачыклаган. Беренче өчлектә - Фирдус Тямаев, Раяз Фасыйхов, Ринат Рахматуллин. Һәм нәкъ менә аларны Питрауда күреп булачак! Питрау бәйрәмендә шулай ук Венера Ганиева, Ринат Рахматуллин, Резеда Шәрәфиева, Габделфәт Сафин, Артур һәм Марат, Вероника Кузнецова кебек эстрадабызның популяр җырчылары катнашыр дип көтелә.