Шушы көннәрдә Шәмәк авыл җирлегендә яшәүче Латипова Гөлбикә Мөхәмәтрәхим кызы 95 яшен тутырып 96 га аяк атлады. Ул 1920 елның 1 июлендә Мөхәммәтрәхим белән Латифа гаиләсендә беренче һәм бердәнбер бала булып Мамадыш районы (элекке Тәкәнеш) Иске Чәбия авылында дөньяга килә. Әтисе акча эшләргә киткән җиреннән югала. Гөлбикә апа әтисеннән 1 яшьлек сабый булып кала . Әтиләре югалганнан соң , аларны артык кашык дип әтиләре йортыннан куып чыгаралар. Гөлбикә апаның әнисе туган йортына кайтып сыенырга мәҗбүр була. Ачка үлмәс өчен Латифа апа кызы белән өйдән өйгә кем кертә шунда кунып ,нинди эше бар шуны эшләп көн күрәләр.. Әнисен җирләгәннән соң ул Фатих исемле егеткә кияүгә чыга. Озак та үтми сугыш башлана. Фатих абый сугышка китә һәм Сослангирга эләгә. Гөлбикә апа окоп казырга йөри. Бер кайтканда аларның сугышка кадәр туган кызлары Минңамал баш авыруыннан үлгән була.Фатих абый Сослангирдан чирләп бик бетәшеп кайта. 1943 елда икенче кызлары Зөлфия туа. Өченче кызлары Фирдәүсә 7 яшьтә бик каты салкын тидереп үлеп китә. Соңыннан бер бер артлы Гөлсинә, Фаил, Голфия, Әлфия туалар. Гөлбикә апа белән Фатих абый икесе дә колхозда эшләп лаеклы ялга чыгалар. Балаларын башлы-күзле итеп әйбәт кенә яшәп ятканда Фатих абый 1986 нчы елда йөрәк авыруыннан вафат була. 2003 елда каты авырудан кызлары Гөлфия дөнья куя. Шушы сынауларны җиңеп авырлыкларны кичереп хәзерге көндә Гөлбикә апа улы Фаил , килене Руфинә тәрбиясенә яши. “Ходай картлык көнеңдә кадер –хөрмәттә , рәхәттә яшәрсең дип биргәндер инде миңа шушы авырлыкларны “- дип ходайга шөкер итеп,хөкүмәтебезгә, җитәкчеләргә рәхмәтләр әйтеп яши ул.” Дөньяларыбыз тыныч булсын , сугышлар булмасын”- ди, Гөлбикә апа. Хәзерге көндә дә аның куңеле шат ,рухы кутәренке , хәтере бик яхшы . Балаларына , бик күп оныкларына үзенең киңәшләрен бирә яхшы теләкләрен тели.