Нократ Яр буенда бүген эссе булачак. Шәһәребезнең иң җанлы урынын тату,үрнәк гаиләләр җылытачак. Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан биредә затлы концерт программасы, үзенчәлекле чаралар көтелә. Шуларның берсе лоторея уйнату. Ә лоторея билетларына ия булу өчен җәмәгать транспортына күчергә туры киләчәк. Көн дәвамында автобус пассажирларына ромашка рәвешендәге бәхетле билетларны волонтерлар өләшәчәк. Ә билетларны уйнату бүген кичен, Нократ Яр буенда көтелә. Беркем дә бүләксез калмаячак.
an>