Мамадыш муниципаль районында “Гаилә сакчысы” хәйрия акциясе бара.

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

   Мамадыш муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Балалар Хосписы пациентлары өчен Республика күләмендә оештырылган “Гаилә сакчысы” дип исемләнгән хәйрия акциясе бара.

     Акция турында мәгълүматны ГХАТ бүлегенең стендында табып була. “ВКонтакте” социаль челтәренең “Есть контакт” берләшмәсендә дә белдерү куелган. Шулай ук бу акцияга игътибарны жәлеп итәр өчен ГХАТ бүлегенә йомышлары белән килгән һәрбер кешегә аңлату эшләре алып барыла.

   Хәйрия акциясендә райондашларыбыз бик теләп катнашалар. ГХАТ белгечләре дә үз көчләре белән гаилә скачыларын ясыйлар, алга таба аларны ГХАТ Идарәсенә яисә “Нэчкәбил” конкурсы дирекциясенә жибәрү көтелә.

   Хәйрия акциясе һәммәбезгә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, рәхимлелекнең нәрсә икәнлеген аңларга үзебезнең куңелләребездә шул пакъ хисләрне уятырга һәм яхшы гамәл кылырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International