3 июль көнне тантаналы төстә IХ җәйге "Авыл яшьләре" спорт уеннары бәйгесе башланып китеп, 5 июльдә тәмамланды.

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

3 июль көнне тантаналы төстәҗәйге "Авыл яшьләре" спорт уеннары бәйгесе башланып китеп, 5 июльдә тәмамланды. Быел ул Мамадышта үтте. Татарстанның 40 районнарыннан 1500 артык авыл спортчысы 4 көн дәвамында көч сынашты. Быел программага 16 спорт төре кертелгән иде. "Авыл яшьләре"ндә беренчелекне быел Мамадышлар яулады. Саба икенче, Кукмара исә өченче. Шулай ук, ярыш вакытында дистәләгән спортчының җәрәхәт алуы да билгеле булды. Аларның күбесе көрәшчеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International