Президент праймеризында Рөстәм Миңнеханов җиңде.

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Президент праймеризында Рөстәм Миңнеханов җиңде. 27нче июньдә Казан теннис академиясендә Татарстан Президенты вазыйфасына эчке партиядә алдан тавыш бирүнең йомгаклау этабы үтте.  Илебездә партия праймеризын беренче тапкыр җәмәгатьчелек вәкилләре уздырды.  Тавыш бирүләрне исәпләү нәтиҗәсе күрсәткәнчә сайлаучыларның  95 проценты Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнехановка  тавыш бирде.

27 июнь көнне Татарстанда, Казанның теннис академиясендә республика Президенты вазифасына “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар тәкъдим итү буенча праймериз тәмамланды.  Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады.

Билгеле булганча, быел Татарстанда  “Бердәм Россия” партиясеннән республика Президенты вазифасына кандидатларны ачыклау буенча праймеризны махсус инициатив төркем уздырды. Кандидатларны исә әлеге фирка белән тыгыз хезмәттәшлек итә торган иҗтимагый оешмалар тәкъдим итте. Алар бу вазифага дүрт кандидатны күрсәтте: Татарстан Презденты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия федераль җыенының Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм МГУның М. В. Ломоносов исемендәге мәгариф-фән үзәге җитәкчесе Олег Морозов.
Рөстәм Миңнеханов  әлеге мәртәбәле урынга 12 иҗтимагый оешма тарафыннан тәкъдим ителде. Соңрак республиканың күп кенә эшче коллективлары да әлеге вазифага нәкъ менә Татарстанның хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплап чыкты. Ниһаять, 27 июнь көнне Президентлыкка кандидатлар бер мәйданда очрашты. Алар сайлап алучылар каршында чыгыш ясап, Татарстанның соңгы еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнарны билгеләде.

Мәгълүм булганча, быел татарстанлылар республика Президентын соңгы 15 елда беренче мәртәбә сайлаячак. Шуңа күрә әлеге чараның Рөстәм Миңнеханов өчен дә шактый дулкынландыргыч булуы аңлашыла.

«Дөресен генә әйткәндә, бу – минем өчен шактый дулкынландыргыч минутлар. Мин биш ел Президент булып эшләдем һәм төгәл әйтә алам: бу бик тә югары һәм җаваплы хезмәт. Татарстан лидерының төп максаты – республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итү. Тик бу Президенттан гына тормый. Уңышка ирешү өчен зур команданың үзара хәбәрләшеп, бердәм булып эшләве кирәк. Татарстанга киләсе, биредә гомер итәсе килсен», - дип сайлап алучыларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.



Чарада 4 меңнән артык кеше катнашты. Шуларның 1600 артыгы Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән булган сайлап алучылар.

Озак та үтми, праймеризга нәтиҗә ясалды. Әлеге чарада Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады. Сайлауда катнашкан 1588 сайлап алучының 1513е нәкъ менә аның өчен тавыш бирде. Бу барлык катнашучыларның 97,3 проценты дигән сүз. Башка кандидатлар: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов – 874, Олег Морозов – 789, ә Сергей Батин – 705 тавыш җыйдылар (шунысы мөһим, бер сайлап алучыга берьюлы өч кандидат өчен тавыш бирү мөмкинлеге тудырылган иде). Нәтиҗәдә, Сергей Батин Президентлыкка кандидат булудан туктады. Калган өч җиңүченең кандидатураларын исә 4 июль көнне партия конференциясендә караячаклар. Нәкъ менә иртәгә “Бердәм Россия” партиясеннән Президентлыкка кандидат исеме билгеле булачак.

         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International