Билгеле булганча, 9нчы “Авыл яшьләре“ спорт уеннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, ТАССР төзелүгә 95 һәм ТР-ның яңа дәүләтчелек булып оешуына 25 ел тулуга багышланды.

2015 елның 3 июле, җомга

Билгеле булганча, 9нчы “Авыл яшьләре“ спорт уеннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, ТАССР төзелүгә 95 һәм ТР-ның яңа дәүләтчелек булып оешуына 25 ел тулуга багышланды. Агымдагы елның төп темалары “Авыл яшьләре“ ярышларын үткәргәндә дә чагылыш таба. Җомга көнне мәңгелек ут янәшәсендә тантаналы митинг узды. Әлеге чара спортчылар катнашында үтә.

 

Шәһәр үзәгендәге һәйкәлләр комплексы янына җыелган мамадышлыларның һәм спортчыларның түшләрендә Георгий тасмалары. Җиңү көне билгеләп үтелгәнгә 2 айга якын вакыт узса да, әлеге дата әһәмиятен югалтмый. “Авыл яшьләре“ уеннарының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу кысаларында уздырылуы сәбәпле әлеге митингны үткәрәләр дә инде.

“Мамадышта үтүче “Авыл яшьләре“нең дәрәҗәсен күреп, чын күңелемнән сөенәм. Ил күләм, шулай ук халыкара бәйгеләрдә дә еш катнашабыз. Әмма мондый яхшы шартлар бик сирәк эләгә. Ветераннар өчен митинг оештырып та бик дөрес эшләгәннәр. Аларның саны көннән-көн кими. Без алар хакында онытмаска тиеш”,- диде Чистай районы спортчысы Виктория Воронина.

Митингка ветераннар да чакырылган иде. Ә рәсми затлардан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнаштылар. Гимн башкарылганнан соң, аларга сүз бирелде.

“Меңләгән якташларыбыз яу кырыннан әйләнеп кайта алмады. Сез яшь буын. Сез спортчылар. Башкаларга үрнәк булып торасыз. Җиңүләрегез дәрәҗәсен горур йөртегез”,- диде Анатолий Иванов.

““Авыл яшьләре“нең Җиңүнең 70 еллыгына туры килүе аеруча сөенечле. Рәхмәт сезгә хөрмәтле ветераннарыбыз куйган батырлыкларыгыз өчен. Ә спортчыларга фәкать уңышлар гына телим”,- диде Владимир Леонов.

Алардан соң Бөек Ватан сугышы ветераны Вахит Галиев чыгыш ясады.

Митингны дәвам итеп 1 минут тынлык игълан иттеләр, һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

Алга таба Вахит Галиев Мәңгелек уттан уеннарның факелын кабызды...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International