30нчы июньнән алып 4нче июльгә кадәр Мамадыш зур спорт мәйданчыгына әверелде. “Авыл яшьләре“ җәйге авыл спорт уеннары тарихында беренче тапкыр Татарстанның барлык 43 районыннан да вәкилләр катнаша. 37 төбәк тулы составтагы команда белән килгән иде. Ягъни, барлык төрләрдән дә катнашучылар бар. Районыбызның инфраструктура дәрәҗәсе бәйгеләрне югары дәрәҗәдә каршыларга һәм үткәрергә мөмкинлек бирә. Ярышларның беренче көннәре хакында без кечкенә универсиаданың көндәлегендә сөйләгән идек инде. Бүген дә район хәбәрләре чыгарылышында әлеге мөһим чара хакында таныштыруыбызны дәвам итәбез. Беренче сюжетыбыз уеннарның ачылыш тантанасыннан.
Бәйгеләрне ачу тантанасы 3нче июль көнне шәһәребезнең стадион-ипподромында узды. ТР-ның 9нчы “Авыл яшьләре“ җәйге авыл спорт уеннарында җөмһүриятебезнең барлык 43 районы да катнаша. Парад вакытында һәркайсыннан да спорт киеменнән булган унбишәр спортчы үз төбәкләренең символикаларын алып чыкты. Горурлык хисләре бөркелеп торган спортчыларның барысы да җиңүгә омтыла.
“Кәефләр яхшы, әзерлек сугышчан дип әйтергә була. Бары тик җиңүгә омтылабыз. Безнең район җиңел атлетика, армрестлинг, шашка буенча яхшы күрсәткечләргә ирешә. Мин бу уеннарда әле беренче тапкыр гына катнашам. Мамадыш турында бары тик уңай кичерешләр генә”,- диде Аксубай районыннан килгән Станислав Зайцев.
Парадны 2013нче елда Минзәләдә узган “Авыл яшьләре“ уеннарында гомумкоманда беренчелеген откан Саба районы вәкилләре башлап җибәрде. Исемлекне мәйдан хуҗалары – Мамадыш районы спортчылары төгәлли.
Ачылыш тантанасына Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов килгән иде. Нәкъ менә әлеге ике министрлык уеннарны оештыруның төп инициаторлары булып тора. Мәртәбәле чарага республиканың 9 районыннан муниципалитет башлыклары да килгән иде. Кунаклар нәкъ менә шушы мәйданчыкларда Россия, дөнья чемпионнары үсүен ассызыкладылар.
“Авыл уеннары дисәк тә, ярышлар бик югары дәрәҗәдә оештырыла. Гомумән, бүгенге көндә республикада спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Шунысы сөенечле, авылларда да сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар саны елдан ел арта бара. Монда катнашучы егет-кызлар арасыннан киләчәктә дөнья чемпионнары чыгачагына һичшиксез ышанам”,- диде Владимир Леонов.
Бу көнне уеннарның штабын төзү карары кабул ителде. Аның составына район башлыклары да керәчәк. Киләчәктә ярышларның дәрәҗәсен тагын да күтәрү, аларны оештыру мәсьәләләрен шул штаб хәл итәргә тиеш.
“Авыл яшьләре“уеннарының әләмен алып чыгып, күтәргәннән соң, факел йөртү узды. Уеннарның уты төп савытка килеп җиткәнче, сигез этап аша үтә. Шунысы сөенечле, 5-7нче этапларда аны безнең якташларыбыз – билбауларда көрәш буенча дөнья һәм Россия чемпионы Гөлия Хәбибуллина, шул ук спорт төреннән дөнья, Россия һәм Татарстан чемпионы Максим Степанов, спорт гаиләсе Хәмидуллиннар алып барды.
“Җиңүләргә ирешер өчен көн саен ныклап әзерләнергә кирәк. Без бик тату гаилә. Һәрвакытта, һәркайда бер-беребезгә булышабыз. Бәлки уңышларыбызның сере шуңардадыр”,- ди Хәмидуллиннар.
Шушында ук авыл спортын үстерүгә үзләреннән сизелерлек өлеш керткән берничә кешегә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында районыбызның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Таһир Галимханов та бар.
Кунакларның чыгышыннан соң Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Уеннарны ачык дип игълан иттеләр.
“Соңгы елларда авыл спорты алга таба бара. Әгәр дә без 8нче уеннарны Минзәләдә уздырган булсак, Мамадышта спортчыларның күрсәткечләре тагын да яхшырды. Икеләнмичә әйтә алам, тагын 5-6 елдан спортчыларыбыз профессионалларча чыгыш ясаячак”,- диде Нәҗип Хаҗипов.
“Авыл яшьләре“ уеннарына нигез салучы дип “Уңыш“ физкультура-спорт җәмгыятен атыйлар. Аның рәисе Видади Махмудов, уеннар авыл спортын күтәрүгә тагын да яңа адым ясарга мөмкинлек тудырыр, дип ассызыклады.
“1998нче елда башланган әлеге уеннар авыл яшьләре өчен үткәрелә. Бу аларның бәйрәме. Биредә яшьләр очрашалар, танышалар, аралашалар. Әлеге матур традиция киләчәктә дә дәвам итәчәк. Спорт милләтнең сәламәтлеге бит ул. Ә Мамадышлыларга әзерлек ягыннан Афәрин дип әйтәсе килә”,- диде Видади Махмудов.
Уеннарның югары дәрәҗәдә узуын спортчылар үзләре дә искәртә.
“Командабыз исеменнән мамадышлыларга, районыгыз башлыгына, аның командасына рәхмәт белдерәсе килә. Яхшы каршы алдылар, бар җирдә дә тәртип. Мин “Авыл яшьләре“нең барысында да катнашып киләм. Безнең өчен бер бәйрәм бу”,- диде Аксубай районы спортчысы Нияз Хисмәтов.
“Спортчыларның үзләре әйтүенчә, безнең районда әлеге чара бик яхшы оештырылган. Ярышлар турында гына түгел, ә спортчыларның ялы хакында да кайгырттык. Һәр командага җаваплы вәкилләр, оешма-предприятиеләр беркетелде. Концертлардан тыш, табигатьтә дә ял оештырдык. Барысына да ошагандыр, дип уйлыйм. Спорт өчен төбәгебездә чыннан да шартлар яхшы”,- диде район башлыгы Анатолий Иванов.