“Авыл яшьләре“ уеннарының ачылыш тантанасы 3нче июль кичендә булса, ярышлар берничә көн алдан, 1нче июльдә үк старт алган иде. Шунлыктан, кайбер спорт төрләреннән җиңүчеләр дә ачыкланырга өлгерде. Аларны җомга кичендә район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда хөрмәтләделәр.
3нче июльдә тантаналы чараларның чираттагысы кичке 9 тулгач башланып китте. ТР-ның 9нчы “Авыл яшьләре“ җәйге авыл спорт уеннарында катнашучылар Совет урамындагы үзәк мәйданга җыела. Ачык һавада урнаштырылган сәхнәдә кайбер спорт төрләренә нәтиҗәләр чыгардылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Хөрмәтләү тантанасын район башлыгы Анатолий Иванов ачты. Беренче булып туристик күптөрлелек ярышында җиңүчеләрне һәм призерларны тәбрикләде ул. Мамадышлылар әлеге төр буенча беренче урында. Кубокны команда капитаны Фәнис Мөхәммәтҗанов кабул итеп алды.
“Командабыз бердәм. Беренче чиратта шул ярдәм итте. Икенчедән безнең өчен трасса да яхшы таныш. Даими рәвештә әзерләндек. Нәтиҗәсе дә куанырлык”- диде Фәнис Мөхәммәтҗанов.
Алга таба сыер савучылар арасында барган бәйгеләргә дә нәтиҗә ясалды. Ир-атлар төркемендә лидерлык Саба районында. Беренче урынны алган әлеге төбәк спортчысы Олугбәк(Улугбек) Вәисов әйтүенчә, башка көндәшләре дә яхшы әзерлек белән килгән.
“Спорт төрләре буенча караганда, минем өчен турникта тартылу авырырак булды. Башка көндәшләр дә калышмый. Мин аларның күбесен якыннан беләм. Инде берничә “Авыл яшьләрендә“ очрашабыз”,- ди Олугбәк Вәисов.
Шушы ук сәхнәдә 70, 80 һәм 90 килограмм авырлык үлчәвендә бил алышкан көрәшчеләрне дә бүләкләделәр. 70 килограмм категориясендә Булат Юнысов 3нче урынны яуласа, Максим Степанов икенче баскычка күтәрелде.
“Бер генә ярыш та җиңел бирелми. Финалда бигрәк тә кыен булды. Мине җиңгән егет белән элек Чаллыда бер келәмдә шөгыльләндек. Бу юлысы ул хәйләкәррәк иде”,- ди Максим Степанов.
Бу кичтә шулай ук җиңел атлетика, билбауларда көрәш төрләренең дә кайбер этапларына нәтиҗәләр ясалды. Хезмәттәшләребез Гөлназ Кадыйрова һәм Ландыш Бабаниязова алып барган бүләкләү тантанасы төбәгебезнең сәхнә йолдызлары әзерләгән чыгышлар белән үрелде.
Нократ яр буе сәхнәсендә дә зур тамаша иде бу көнне. Мамадышлылар һәм районыбыз кунаклары алдында татар эстрадасының популяр артисты Фирдүс Тямаев һәм аның иҗат төркеме чыгыш ясады. Өч сәгать дәвамында тамашачыга күңелле ял кичәсе бүләк иттеләр.