Ә шулай да “Авыл яшьләре“ уеннарының төп бәйгеләре ярышларны йомгаклау көненә туры килде.

2015 елның 3 июле, җомга

Ә шулай да “Авыл яшьләре“ уеннарының төп бәйгеләре ярышларны йомгаклау көненә туры килде. 4нче июльдә күп төрләр буенча финал очрашуларын үткәрделәр. Нәтиҗәләрнең бер өлеше белән сез хәбәрләрнең рус телендәге чыгарылышында таныша аласыз. Әлегә шахмат, дартц, бадминтон, милли һәм билбауларда көрәшкә күзәтү ясыйбыз.

 

Шахмат һәм шашка бәйгеләрен дә шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп кабул итте. Аклы-каралы такталар артында 33 команда көч сыный. Аларның һәркайсының составы өчәр кешедән гыйбарәт. Ике ир-ат һәм бер хатын-кыз.

3нче мәктәпнең кечкенә спортзалында шимбә көнне спорт гаиләләре арасында дартц бәйгесе башланды. Ярышта составында өч кеше булган 27 гаилә катнаша. Башка төрләрдәге кебек үк монда да 4 категория буенча үтә. 10-11 яшьлек малайлары яки кызлары булган гаиләләр һәм 12-13 яшьлек малайлары яки кызлары булган гаиләләр. Һәр гаиләгә дә 5 тапкыр ату мөмкинлеге бирелә. Уклар тияргә тиешле түгәрәк идәннән 1 метр 72 сантиметр биеклектә һәм спортчыдан 2 метр ераклыкта урнашкан.

Алдан хәбәр иткәнчә, быелгы “Авыл яшьләрендә“ дә районыбыз данын Хәмидуллиннар гаиләсе яклады. Алар бу төрдә дә беренчелекне бирмәделәр.

Ә “Олимп“ боз сараенда бадминтон уены осталары җыелган иде. 34 район икешәр кешелек команда белән катнаша. Бәйгенең баш хөкемдары Альфред Шәмгуллин әйтүенчә, иң элек теге яки бу командадан ир-егетләр, кабат кызлар очраша. Исәп бергә-бер булса, катнаш команда ясап уйныйлар. Кызганычка, безнекеләр бу төрдә беренче өчлеккә эләгә алмады. Лидерлар дип, Алексеевский, Актаныш, Кукмара һәм Саба бадминтончыларын атадылар.

Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексында да ике көн дәвамында кызу көрәш барды. Ике келәмдә милли көрәш осталары бил алышса, ике келәм билбауларда көрәшүчеләр өчен каралган иде. Соңгысында районыбыз данын 4 спортчы яклады. 100 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә Айдар Шәрәфетдинов 2нче урынны яулый.

Ир-атлар арасында тагын бер мамадышлы икенче баскычка күтәрелә. 100 килограммнан авырраклар төркемендә Владислав Гудовский Биектау районы пәһлеваны Илдар Аббасовка гына оттырды.

 

Билбауларда көрәштә кызларыбыз да сынатмый. Гөлия Хәбибуллина 66 килограмм үлчәвендә икенче булса, Римма Нургалиева аннан авырраклар арасында чемпион исеменә лаек.

Билбауларда көрәш буенча гомумкоманда беренчелегендә мамадышлылар беренче урынга чыкты.

Милли көрәш төрендә дә келәмдә 4 спортчыбыз көч сынады. Максим Степановның 2нче, Булат Юнысовның 3нче урынны яулавын әйткән идек инде. Айдар Исламов призерлар исемлегенә эләгә алмады. Ә менә Алексей Журавлев 100 килограммга кадәргеләр арасында икенче баскычта.

Гомумкоманда беренчелегендә милли көрәшчеләребез дә иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, беренче урынны яулады.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International