4 көн дәвам иткән ТР-ның IX “Авыл яшьләре“ җәйге спорт уеннарына шимбә кичендә нокта куелды.

2015 елның 3 июле, җомга

4 көн дәвам иткән ТР-ның IX “Авыл яшьләре“ җәйге спорт уеннарына шимбә кичендә нокта куелды. Алдан хәбәр иткәнчә, әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 70, ТАССРның төзелүенә –95 һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелек булып оешуына 25 еллыкларга багышланды. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, “Уңыш“ физкультура-спорт җәмгыяте Мамадыш хакимияте белән берлектә үткәргән бәйгеләрдә җөмһүриятебезнең 40 авыл районыннан 1500 якын спортчы катнашты. Йомгаклау тантанасында ассызыклауларынча, быелгы уеннар катнашучылар саны ягыннан рекорд куйган.

 

 “Авыл яшьләре“ уеннарын ябу тантанасын иң элек шәһәр стадион-ипподромында уздырырга планлаштырган булсалар да, һава торышына бәйле рәвештә, аны район мәдәният йортына күчерделәр. Төбәгебезнең сәнгать осталары әзерләгән композиция төгәлләнүгә, рәсми өлеш башланды. Район башлыгы Анатолий Иванов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов атна дәвамында үткән ярышларга йомгак ясадылар.

Алга таба теге яки бу спорт төреннән 1нче-3нче урыннарны яулаган районнарны, шәхси беренчелектә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Иң элек мини-футболчылар хөрмәтләнде. Безнең Кодир Мамонов шәкертләре пьедесталның югары баскычында. Икенче урында Алексеевск, өченчедә Кама-Тамагы футзалчылары.

Волейбол төрендә ир-егетләребез Саба спортчыларына гына оттырып, икенче урынны яуласа, хатын-кыз волейболчыларыбыз “Авыл яшьләре“ндә алтын медаль отты. Финалда алар сарманлылар белән очрашкан иде.

Милли һәм билбауларда көрәштә безнекеләрнең гомум команда беренчелеген отуын җиткергән идек инде, туризм буенча да якташларыбызга тиңнәр булмады.

Механизаторлар бәйгесендә районыбыз данын яклаган Альберт Әкбәров һәм Илдар Гаянов Мамадышның җиңүләр казанына бронза медаль алып килде.  

Спорт гаиләләре арасында 4 төрдән дә беренче урынны алган Рафаэль, Эльвира һәм Алисә Хәмидуллиннар пьедесталның югары баскычына күтәрелде.

Өстәл теннисы төрендә районыбыз данын яклаган Павел Галанов, Вячеслав Филиппов һәм Анна Шаронова көмеш медальле булды. Бу төрдә беренче урынны Әлмәт вәкилләре яулый.

Кул көрәше буенча безнекеләр өченче урында. Ә менә аркан тартышуда мамадышлыларга тиңнәр булмады. Финалда безнекеләр Саба спортчыларын отып, алтын медаль яулый.

Аерым төрләр буенча бүләкләү тантанасы төгәлләнгәч, гомумкоманда нәтиҗәләрен игълан иттеләр. ТР-ның 9нчы “Авыл яшьләре“ җәйге авыл спорт уеннарында 6нчы урынны Биектау районы спортчылары яулады. Бишенче баскычта Балтач, 4нчедә Актаныш командасы. Уеннарның бронза медален кукмаралылар яулады. Саба спортчылары көмеш медальгә ия. Ә җиңүче исемен һәм уеннарның төп кубогын мәйдан хуҗалары- мамадышлылар яулый. Бу безнең “Авыл яшьләре“ уеннары тарихында 4нче җиңүебез. 15 спорт төренең сигезендә якташларыбыз беренче урынга чыга.

9нчы “Авыл яшьләре“ уеннары район мәдәният йорты каршында истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International