Бүген районыбызда үтүче ТР-ның 9нчы “Авыл яшьләре“ җәйге авыл спорт уеннарының 3нче көне.

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Бүген районыбызда үтүче ТР-ның 9нчы “Авыл яшьләре“ җәйге авыл спорт уеннарының 3нче көне. Иртәдән төрле спорт мәйданчыкларында кызу көрәш бара. Билгеле булганча, авыл спортчылары 15 төр буенча көч сыныйлар. Ә 18 сәгатьтә шәһәр стадион-ипподромында ярышлар рәсми төстә ачылачак. Тантаналы чарада күпсанлы кунаклар катнашуы көтелә. Тамаша кылырга барыгызны да чакырып калалар. Ә безнең телеканалда ачылыш тантанасын дүшәмбе кичендә күрә аласыз.

Игътибарыгызга тагын бер мәгълүмат: бүген 21 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында кайбер спорт төрләре буенча бүләкләү тантанасы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International