27нче июнь көнне Казанның Теннис академиясендә “Бердәм Россия“ партиясеннән Татарстан Президентына кандидатларның сайлап алучылар белән очрашуы узачак. Исегезгә төшерәбез, 13нче майдан 5нче июньгә кадәр вакыт аралыгында Татарстанның берьюлы 12 иҗтимагый оешмасы президент праймеризында катнашу өчен республика лидеры Рөстәм Миңнехановны күрсәтте. Алар рәтендә төрле берләшмә вәкилләре: ТР предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, ТР студентлар лигасы, ТР фермерлар берләшмәсе, “Без бергә!“ иҗтимагый оешмасы, республика ветераннары оешмасы, һ.б.
Җәмәгатьчелек тарафыннан праймеризга күрсәтелгән башка 3 кандидатка килгәндә, алар- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, РФ президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе элеккеге җитәкчесе Олег Морозов. Алда көтелгән очрашу нәтиҗәсендә, сайлап алучылар рейтинг тавыш бирү юлы буенча 4 кандидат арасыннан өчесен сайлап алачаклар. Праймериз йомгакларын исәпкә алып, “Бердәм Россия“ конференциясендә партия ТР Президенты постына кандидатны күрсәтәчәк. Әлеге конференция июль ае башында узар дип көтелә.
Очрашуның Теннис академиясендә узуы әлеге чараның зур масштаблы булуы белән аңлатыла. 818 кешедән торган сайлап алучыларны татарстанның 33 иҗтимагый оешмасы һәм шулай ук 818 кешедән торган сайлап алучыларны “Бердәм Россия“ партиясе күрсәтте. Бу кешеләр Татарстанның барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын тәкъдим итә. Партия эчендәге алдан тавыш биреп карауның хисап комиссиясе составына 35 кеше кергән.
Татарстан ил күләмендә партия регионның югары вазыйфаи заты вазыйфасына кандидат күрсәтү өчен партия эчендә алдан тавыш биреп карауны җәмәгатьчелеккә тапшырган беренче регион булып тора.