Төзелешләргә бирелгән акчалар эффектив кулланылырга тиеш.

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Төзелешләргә бирелгән акчалар эффектив кулланылырга тиеш. Бу хакта ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Рафар Шакиров ассызыклады. Ул кичә Мамадышка эш сәфәре белән килгән иде. Алар район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, подрядчы һәм субподрядчы оешма башлыклары озатуында ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе заказы буенча сафка басучы һәм төзекләндерелүче берничә объектта булып, эш барышын бәяләделәр.

ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Рафар Шакиров иң элек “Мамадыш совхозы” бистәсендә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бинасы төзелеше белән танышты. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Салават күпере“ исемен йөртәчәк. Бина зурлыгы ягыннан районда әлегә бердәнбер. Моңа кадәр сафка баскан объектлар иң күбе дигәндә 140 сабыйны сыйдырышлы иде.

Зур төзелешкә старт узган елның көзендә бирелде. Балалар бакчасы бинасы ТР Президенты программасы буенча торгызыла. Объектның заказчысы ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе. Эшләрне генераль подрядчы “Төзүсервис” ЯАҖ башкара. Оешма директоры Илфат Хаҗиев хәбәр итүенчә, төзелешнең бәясе 119 млн. сумнан артып китә. Хәзерге көндә түбә ябу, эчке эшләр алып барыла. Шушы көннәрдә газ линиясе суза башлаячаклар. Канализация һәм су линияләре әзер.

ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Рафар Шакиров графиктан калышмасын өчен, төзүчеләр санын ике тапкыр арттырырга кирәк, дип ассызыклады. Балалар бакчасын кулланылышка август аеның 20ләрендә тапшырырга ниятлиләр.

Алга таба “Мамадыш совхозы“ бистәсендә төзелеп килүче мәдәният йорты белән таныштылар. Объектны “Мамадыштөзү“ ЯАҖ сафка бастыра. Оешма директоры Зөфәр Гәрәев әйтүенчә, июль ае уртасына төзелешне тәмамларга планлаштыралар. Тоткарлыклар юк, дип искәртәләр.

Чираттагы объект- шәһәребездәге 87нче санлы һөнәри көллият иде. Билгеле булганча, әлеге уку йорты 2014-2020нче елларга икътисад, сәнәгать һәм агросәнәгать комплексы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәкләре оештыру программасын кертелде. Андый уку йортларының саны Татарстанда 25-кә тигез. Хәзерге вакытта учреждения биналарында төзекләндерү эшләре алып барыла. Реконструкция төгәлләнгәч, көллиятебездәге шартлар европадагыча булачак,- ди аның директоры Николай Егоров.

25 ел элек төзелгән биналарны тулысынча диярлек үзгәртеп коралар. Эшләр уку корпусларында, спорт залында, тулай торакта һәм остаханәләрдә алып барыла.

Бу объектта биниһая күп күләмдәге эшләрне “Инвесттөзү“  хезмәткәрләре башкара. Моннан тыш, студентлар һәм көллият хезмәткәрләре дә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр.

Уку йортының стеналары һәм ишек-тәрәзәләре генә түгел, электр, җылылык, су, канализация линияләре, шулай ук бүлмәләрдәге җиһазлар, кирәкле җайланмалар барысы да яңартылачак. “3Д“ форматындагы уку платформасы, техник иҗат өчен аерым бүлмә- барысы да югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен.  Югары технологияле импорт җиһазларга басым ясалганлыктан, педагогларның үзләренә дә өстәмә укырга туры киләчәк.

Студентларның 360-ы тулай торакта яши.  Реконструкциядән соң ул  450 кешене сыйдырачак. Кунаклар өчен Vip бүлмәләр дә әзерләнә. Элек монда яшәп киткәннәр ремонттан соң килсә, танымаячак та. Тар һәм караңгы коридорларны җимереп, иркен һәм якты итеп эшләгәннәр. Бүлмәләр дә заманча. Аскы катларда тренажер залы, уку һәм компьютер бүлмәләре, актлар залы була.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International