Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына сертфикат тапшыру тантанасы узды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2015 елның 25 нче  июненд Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Бу юлы сертификатка  18 ана ия булды.

Бәхетле аналар иң беренче котлауларын Мамадыш муниципаль районы Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләде. Сертификат тапшырганда районда балаларның бәхетле балачагы, матур киләчәге өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.

ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина бәхетле ата-анага  “Семейные страницы» исемле белешмә тапшырып, эчтәлекле киңәш-теләкләрен җиткереп бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде.

 Шулай Фәния Салихҗан кызы залдагыларны Татарстан Республикасында уза торган “ Семейный оберег” акциясендә катнашырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International