Районыбыз киләсе атнада республика дәрәҗәсендәге зур спорт чарасын кабул итәчәк.

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Районыбыз киләсе атнада республика дәрәҗәсендәге зур спорт чарасын кабул итәчәк. Мәгълүм булганча, 30нчы июньнән 4нче июльгә кадәр Мамадышта 9нчы “Авыл яшьләре“ уеннары үтә. Әлеге ярышларны кечкенә Универсиада дип тә атыйлар. Бүгенге көндә әһәмиятле бәйгегә әзерлек эшләре алып барыла.    

 

Мамадышыбыз алдагы атнада республиканың 40 артык районыннан 1800ләп спортчыны, аларның җанатарларын кабул итәчәк. Кунаклар алдында югары дәрәҗәдә чыгыш ясар өчен спортчылар даими рәвештә күнегүләр үткәрә. Зур чара алдыннан район халкын да әзерлек эшләренә кушылырга чакыралар. Мамадышлылардан капка төпләрен, хуҗалык территорияләрен тәртипкә китерүләре сорала. Район җитәкчелеге үләннәрне чабып, чүп-чарларны бер кат җыештырып чыгарга киңәш итә. Кунаклар спорт ярышларының оештырылышына гына түгел, ә беренче чиратта нәкъ менә төбәгебез территориясенең төзеклеге, матурлыгы, халкының кунакчыллыгына да игътибар итәчәк.  

Ярышлар “Олимп“ спорт-сәламәтләндерү комплексында, шәһәрдәге 3нче санлы мәктәпнең спорт залында; Тукай урамындагы спорт мәйданчыгында; Соколка авылындагы “Кама“ лагеренда; район мәдәният йорты спорт залында, шәһәр стадион-ипподромында, Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексында узачак.                                    

Шулай ук мамадышлыларны “Авыл яшьләре“ уеннары узган көннәрдә ярышларга килеп, үзебезнекеләр өчен җан атарга чакыралар.

               

Бәйгеләрдән тыш, килгән кунаклар һәм шәһәрдәшләребез өчен күп кенә мәдәни, ял итү чаралары да оештырылачак. Нократ яр буена 30нчы июнь көнне җирле артистларыбыз, 1нче июльдә Вероника Кузнецова, 2сендә – Илназ Сафиуллин, ә 3нче июльдә – Фирдүс Тимаев концертлары көтелә.

                                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International