Районыбыз территориясенең зурлыгы ягыннан республикада беренче урында. Мамадыш 28 авыл җирлеген берләштерә. Шәхси секторда 10 мең башка якын мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуларның 5 меңгә якыны савым сыерлары. Бүгенге көндә үзәккә куелган төп мәсьәләләрнең берсе– халыкны кышлык терлек азыгы белән тәэмин итү.
Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклар өчен терлек азыгы әзерләү оешкан төстә башланып киткән. Җирлек башлыгы Рөстәм Хәмизуллин әйтүенчә, бу проблеманы фермерлар ярдәме белән чишәләр. Әлеге төбәктә игенчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнүче 8 эшмәкәр исәпләнә. Алар карамагында 200 гектар чамасы җир бар.
-Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларның күбесе терлек азыгын фермерлардан сатып ала. Моңа кадәр халык соравын тулысынча канәгатьләндереп килделәр. Быел да искәрмә булмас дип өметләнәбез. Уңышның торышына килгәндә, быел печәннәр уртача дәрәҗәдә. Безнең әле болынлыкларыбыз да бар. Кирәк булган очракта аларга да чыгып әзерләячәкбез.
Әлеге материалны без фермер Хаҗип Ибәтуллин басуында әзерләдек. Аның 22 гектар җире бар. Әлеге мәйданнарда арыш, катнаш азык һәм күпьеллыклар үстерә. Без килгән көнне печәннең беренче катын җыеп бетереп киләләр иде. Фермер бу тармакка 1991нче елны кереп киткән. Беренче вакытта җир алып, иске Т-40 тракторын ремонтлап эшли башлаган булса, хәзер үз комбайны, 2 тракторы, аларга агрегатлар бар. Пресс-җыйгыч алырга гына көч җитми әле,- ди Хаҗип Ибәтуллин. Кыенлыктан чыгарга дуслары ярдәм итә.
-Мин фермерлыкка үзем өчен эшлисе килү теләге белән кереп киттем. Күмәк хуҗалыкта 24-әр сәгать эшләгән чаклар да булды. Тиешлесен түләмәделәр. Шуңа да интексәм-интегәм, әмма үзем өчен булыр дип тотындым. Проблемалар беренче елларда бигрәк күп иде. Хәзер өйрәнеп бетердек дияргә була.
Беренче елларда Хаҗип Ибәтуллин тәҗрибә уртаклашу өчен Алабуга районы фермеры янына йөргән. Йөргән таш шомара, дип юкка гына әйтмиләр. Заманында Чистай техникумын тәмамлап, озак еллар “Родина“ хуҗалыгында механик, аннан сыр-май комбинатында сөт җыючы булып эшләгән героебыз бүгенге көндә күпләп мөгезле эре терлек, умарталар тота. Зур теплицасы бар. Киләчәккә тагын бер планы бар әле аның.
-Гөмбә үстерү белән шөгыльләнеп карыйсым килә. Кирәкле китапларны табып өйрәнә башладым инде. Кулдан килмәслек әйбер булмаска тиеш.
Фермер беренче чиратта гаиләсенә һәм туганнарына рәхмәтле. Төп ярдәмчеләрем нәкъ менә алар, ди ул.