“Мамадыш районының икмәкле һәм терлек азыклы булачагына ышанычыбыз зур“.

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

“Мамадыш районының икмәкле һәм терлек азыклы булачагына ышанычыбыз зур“. Республика Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә төбәгебезгә эш сәфәре белән килгәч, әнә шулай дип белдерде. Чыгышы вакытында шәхси секторга күрсәтеләчәк дәүләт ярдәмнәре хакында да сөйләде ул.

Районыбыз басуларында чәчүлек мәйданнарның торышы, терлек азыгы әзерләү кампаниясенең барышы белән кичә Республика Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты. Ведомство җитәкчесе район башлыгы Анатолий Иванов белән берлектә иң элек вертолет белән басулар өстеннән әйләнеп узды, аннан “АПК “Азык-төлек программасы“ның Мамадыш шәһәре янәшәсендәге күпьеллык басуына төшеп, агросәнәгать оешмалары җитәкчеләре, белгечләр, җирлек башлыклары һәм фермерлар белән очрашты. Министр белдерүенчә, районыбызда терлек азыгы хәзерләү бик яхшы оешкан. Күп җирдә бердәм төстә һәм нәтиҗәле эшлиләр.

Марат Әхмәтов очрашу вакытында аграр министрлык тарафыннан шәхси хуҗалыкларга 200 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтәчәк программа эшләнүен җиткерде. Әлеге программаның инициаторы районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Бу акчалар дүрт-биш сыер асрарга теләк белдерүче гаиләләргә биреләчәк. Төбәгебездә 240 хуҗалыктан гаризалар килеп ирешкән инде.

Аграр ведомство башлыгы фермерларга мөрәҗәгать итеп, элек “Вамин“ карамагында булган, ә хәзерге көндә җимерелә башлаган терлекчелек биналарын үзләренә алып, эшчәнлекләрен киңәйтергә чакырды.

Янәдән игенчелек тармагына килсәк, бүген кырларыбызда печән әзерләү, сенаж салу, басуларны чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәртү алып барыла.

-Агрофирмабызда төп басым терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерелгән. Кышлату чоры уңышлы үтсен өчен һәр минутның кадерен белеп эшләргә кирәк. Әлегә зур проблемалар юк. Техникалар, механизаторлар белән тәэмин ителеш 100%,- диде “Нократ“ агрофирмасы генераль директоры Илдар Борһанов.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 19нчы июнь иртәсенә төбәгебездә печән әзерләү 19%, сенаж салу 37% башкарылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International