Ак халатларны бәйрәм күлмәкләре алыштырды.

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Ак халатларны бәйрәм күлмәкләре алыштырды. Медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Сабан туе үткәрделәр.

Шәһәр стадион–ипподромында үткән бәйрәм гадәттәгечә иң лаеклыларны, иң булдыклыларны бүләкләүдән башланды. Медицина хезмәткәрләрен һөнәри осталык көннәре белән тәбрикләргә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов белән район башлыгы Анатолий Иванов килгән иде. Алар ак халатлыларга мөрәҗәгать итеп, эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерделәр, җаваплы вазыйфаларында уңышлар теләделәр.

Бер төркем медицина хезмәткәрләренә бәйрәм мәйданында Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең һәм үзәк хастаханә баш табибының рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Шифаханә буенча баш табиб урынбасары Рамил Галиев бу көнне 3 мәртәбә хөрмәтләнде: аңа Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен медале, сәламәтлек саклау тармагының күкрәк билгесе һәм юбилее уңаеннан махсус бүләк тапшырдылар.

-Бу минем өчен зур хөрмәт билгесе. Хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә кешеләр иминлеге өчен көрәштә барлык көчемне куячакмын,- диде Рамил Галиев.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев үз чыгышында районыбызда сәламәтлек саклау даирәсенә игътибар зур булуын ассызыклады, авылларында яңа ФАПлар төзелүенә, амбулаторияләрнең яңаруына, район үзәк хастаханәсенә яшь кадрларның күп килүенә сөенүен әйтте.

Әлеге әңгәмә кысаларында Дамир Хаҗиев сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча шәхси тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

Инде дистә елдан артык үткәрелүче әлеге бәйрәмне юкка гына Медицина хезмәткәрләренең сабантуе дип атамыйлар. Бу юлы да күбесе гаиләләре, балалары белән килгәннәр иде. Мәйданда тармак ветераннары да шактый. Гүзәл Вильданова әнә шундыйларның берсе.

Бүләкләү тантанасы төгәлләнүгә бәйрәм кызыклы уеннар, спорт ярышлары һәм җыр-бию белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International