Мамадышта хоккей мәктәбе моннан 10 ел элек ачылды.

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

“Берлога“ күңел ачу клубында хоккейчыларның, тимераякта фигуралы шуучыларның, фигурачыларның, ярышлар, уеннар вакытында махсус бию төркеменә йөргән кызларның чыгарылыш кичәсе үтте. “Олимп“ Боз сараеның ун еллык тарихында тәүге мәртәбә шулай матур итеп уздырылды әлеге чара. Мамадышта хоккей мәктәбе моннан 10 ел элек ачылды. Боз сарае ачылган беренче көннәрне күпләр яхшы хәтерли. Күпме үсмерләргә һәм яшьләргә “хоккей җене“ кагылды бит ул чагында. Тренерлар үз эшләренә фанатларча бирелмәгән булсалар, үз төркемнәренә йөрүчеләр арасында бары тик сәләтле балаларны сайлап алып, шулар белән генә эшләсәләр, күпме кыз һәм малай үзләре яраткан спорт төреннән мәхрүм калырлар иде. Аларның иң ныклары, күнегүләрдәге авырлыкларга түзгәннәре даими шөгыльләнеп, районыбыз данын кайда гына танытмадылар. Юкка гына: “Хоккей чын ирләр уены,“ – дип әйтмиләрдер. Бу хакта “Берлога“ күңел ачу клубында үткәрелгән чыгарылыш кичәсендә район җитәкчелеге, шулай ук хоккей һәм фигуралы шуу буенча “Олимп“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре  дә ассызыклады.

Хоккейчыларыбызның һәм фигуралы шуучыларыбызның беренче сезондагы чыгышлары әле дә истә. Ул чагында безнең хоккейчылар көндәшләренә зур исәпләр белән оттыралар иде. Алга таба көндәшләр Мамадыш командасын җиңәр өчен күпме тырышсалар да, безнең “Олимп“ тора-бара беркемгә дә баш бирмәде. Идел буе федераль округы беренчелегендә уйнаганда үзләрен бездән ике баш югары исәпләгән зур калалар хоккейчылары һәр очрашуга җитди әзерлек белән килә башладылар.

Хоккейчылар, тимераякта фигуралы шуучылар, бию төркеме кызлары, аларның остазлары адресына җылы сүзләр әйтелде чарада. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та үзенең иң җылы сүзләрен ирештерде.

“Без сезнең өчен шартлар тудырдык. Сез шөгыльләнергә һәм алга таба да үсәргә тиеш. Шәхес буларак та, спортчылар буларак та. Сезнең белән үз эшләренең осталары эшләде. Безнең өметләрне аклаганыгыз өчен рәхмәт сезгә“,- диде Анатолий Иванов.

Район башлыгының сезон дәвамында хоккей уенына төшмәгән чагы бик сирәк була. Шуны истә тотып, аңарга өстәл хоккее уены тапшырылды. 

Биредә шулай ук иң яхшы җанатарларны да бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International