Бу атнада муниципалитет бинасында Мамадыш районы Советының чираттан тыш 39нчы утырышы узды.

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Бу атнада муниципалитет бинасында Мамадыш районы Советының чираттан тыш 39нчы утырышы узды. Эшлекле чара район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов рәислегендә үтә. Көн тәртибе проектына бер мәсьәлә кертелгән иде. Залдагылар икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советы депутатларының вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Әлеге тема буенча район башлыгының урынбасары Салават Гыймранов чыгыш ясады. Билгеле булганча, агымдагы елның 13нче сентябрендә муниципаль органнарга да сайлаулар узачак. Красная Горка, Көек-Ерыкса, Омар, Яке җирлекләрендәге вәкиллекле органнарның вәкаләтләре 2018нче елда чыга. ТР кануны нигезендә яңа оешкан муниципаль берләшмәләрнең вәкиллекле органнарына вәкаләтләр 5 еллык срок белән бирелә. Быел югарыда әйтеп үтелгән җирлек Советларына тапшырылган вәкаләтләргә 2 ел тула.       

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International