Бүген шәһәребезнең гүзәл урыны- Нократ яр буенда районкүләм бәйрәм. Урта мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе үткәрелә. Укучыларны әти-әниләре, укытучылары, җитәкчеләр белән беррәттән, татар эстрадасы йолдызлары да тәбрикләячәк. Сәхнәдә алдынгы балаларга бүләкләр тапшырыла, төн уртасында салют та булачак. Бәйрәм кичке тугызда башлана.
Ә бу атнаның якшәмбесе, 28нче июнь көнне Мамадышта яшьләр көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Ул шулай ук Нократ яр буенда узачак. 15 сәгатьтә балык тотучылар арасында конкурс башлана, 19 сәгатьтә “Төнге дозор“ уены старт алачак. Ә яр буе сәхнәсендә бәйрәм концерты көтелә. Җирле йолдызларыбыз белән беррәттән “Болгар кызлары“ төркеме чыгышын күрә аласыз. Бәйрәмнәр белән!