12 июнь көнне Россия көнендә Мамадыш ГХАТ бүлегендә 3 яшь пар язылышты. Мамадыш җирлегендә Айнур һәм Гөлия Гариповлар, Резедә һәм Илназ Гыйлфановлар, Леназ һәм Гөлназ Кәбировлар гаиләсе барлыкка килде.
Россия көнен белеп сайладыгызмы дигән сорауга яшьләр “Белмәдек, ләкин шулай туры килүенә бик шатландык , - дип җавап бирделәр.
ГХАТ бүлеге спеиалистлары яшьләрне никах көне белән котладылар, бәхет, шатлык теләделәр.