Республикада “Прайм-лига 2015“ матчлары узды. “Бердәм Россия“ партиясенең беренчел бүлекләре оештырган мини-футбол бәйгеләрендә яшь депутатлар, иҗтимагый хәрәкәт активистлары, яшь сайлаучылар катнаша. Мамадышта да әлеге чара оешкан төстә үтте.
Россия көне шәһәребездә мини-футбол бәйгесе белән башланып китте. 12 июньдә Мамадышның Тукай урамында урнашкан спорт мәйданчыгында “Прайм-лига 2015“кә старт бирделәр. Футзалчыларны район башлыгы, “Бердәм Россия“ БСП җирле бүлеге Секретаре Анатолий Иванов исеменнән аның урынбасары Салават Гыймранов сәламләде.
“Прайм-лига“ “Б.Р.“ партиясе проектын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә. Ярышның оештыручылары- партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты.
Гөлнур Хурамшина, партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты
- Мини-футбол бәйгесендә 4 команда көч сынашты: “Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәте активистлары, “Депутатлыкка кандидат яшьләр“, “Яшьләр парламенты“ вәкилләре һәм яшь сайлаучылар. Һәр очрашу унар минутлык ике периодтан гыйбарәт иде.
Айнур Әгъләмов, “Яшьләр парламенты“ командасы капитаны
- Бәйгенең нәтиҗәләре буенча Алмаз Фәизов җитәкләгән “Яшь сайлаучылар“ командасы төп кубокка ия булды. Икенче баскычта “Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәте активистлары. Команданың капитаны Дамир Нәҗипов. “Яшьләр парламенты“ футзалчылары өченче урынны яулады.