2015 нче елның 6 нчы июнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә яңа Соболевлар гаиләсе туа. Яшь парлар бу датаны сайлап көтәләр, чөнки бу дата аларның 10 ел таныш булуына бәйләнгән. Алар Мамадыш районының Каргалы авылына яраткан туганнарына кайтып йөриләр, шунда танышалар. Һәм гап-гади дуслыктан, аларның берберсенә карата беренче мәхәббәт хисләре туа. Төрле вакытлар булган, ләкин яшьләр үзләренең мәхәббәтләрен югалтмаганнар. .
Быел төгәл 10 елдан соң Артем белән Татьяна Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә язылыштылар. Аларга бәхет, шатлык кына телисе кала.