Мамадышның 247 чыгарыш укучысы математика буенча профиль дәрәҗәсендә БДИ тапшырды.

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Кичә, 4нче июнь көнне Мамадышның 247 чыгарыш  укучысы математика буенча профиль дәрәҗәсендә БДИ тапшырды. Татарстанда БДИ ын 86 пунктта тапшырганнар. Аларда on-line режимда видеокүзәтү һәм металл кысалар эшләде. Шәһәребездә имтихан 3нче санлы мәктәп базасында сәгать 10 да башланды.

Искәртеп үтик, быел математика буенча БДИ база һәм профиль өлешкә бүленгән. Профиль дәрәдәҗәге имтиханда барлыгы 21 бирем кертелгән, ә имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итте. Минималь балл - 27. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән билгеле булачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International