Район Сабан туе хакында сөйләгәндә милли бәйрәмебездә Мәскәү өлкәсеннән дә хөрмәтле кунаклар катнашуын әйтеп узган идек.

2015 елның 5 июне, җомга

Район Сабан туе хакында сөйләгәндә милли бәйрәмебездә Мәскәү өлкәсеннән дә хөрмәтле кунаклар катнашуын әйтеп узган идек. Алар Мамадышка бер көн алдан, ягъни 5нче июнь көнне килде. Мәскәүлеләр өчен төбәгебезнең истәлекле урыннары буйлап экскурсия үткәрделәр,  муниципалитет бинасында җылы очрашу узды.

 

Район башлыгы Анатолий Иванов хакимият бинасының киңәшмәләр залында Сабантуй бәйрәменә килгән кунакларны кабул итте. Делегация составында Мәскәү өлкәсенең татар  милли автономиясе рәисе Фәрит Мөхтәсәров, Пушкино районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгения Фрицман, шул ук районның Тарасовка авыл җирлеге хакимияте башлыгы Элеонора Чистякова, һ.б. бар иде. Түгәрәк өстәл артында Анатолий Иванов кунакларга районыбызның тарихы, төп күрсәткечләр, республика һәм район программалары, ирешкән уңышларыбыз хакында сөйләделәр. Ә мәскәүлеләр үз чиратында ике арада тагын да җылырак элемтәләр булдырырга кирәк дип искәртте. Шулай ук биредә тәҗрибә дә уртаклаштылар. Соңыннан ике як та истәлек бүләкләре белән алмашты.

Инт рус

-Мәскәү өлкәсенең татар  милли автономиясе һәм Мамадыш районы арасында килешү төзергә тәкъдим итәм. Ул чагында элемтәләр тагын да ныгыр иде. Безне күп кенә тармаклар бәйли бит,- диде Фәрит Мөхтәсәров.

Алга таба кунаклар өчен экскурсия үткәрделәр. Алар “Өмет“ социаль приютында да кунак булды.

Бу атнада безнекеләр Мәскәү өлкәсенә юл тотачак. Районыбыз делегациясе Пушкино районында милли бәйрәм- Сабан туен үткәрүдә катнаша.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International