“Президент белән бергә“ республика хәрәкәте активистлары да Сабан туенда катнашырга әзерләнә.

2015 елның 5 июне, җомга

“Президент белән бергә“ республика хәрәкәте активистлары да Сабан туенда катнашырга әзерләнә. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Мамадышта да милли бәйрәмебез вакытында әлеге хәрәкәтнең җирле бүлеге “Спорт сөюче Татарстан“ дип исемләнгән мәйданчыклар оештырачак. Аларда бәйрәм кунакларына көчләрен сынап карау һәм ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге тудырыла. Иң активларга бүләкләр һәм грамоталар биреләчәк. Гомумән, “Президент белән бергә“ республика хәрәкәте активистлары сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыләләнүне пропагандалауга зур игътибар бирә. Татарстан бүген Россиянең яхшы инфраструктурасы булган спорт башкаласы икәнен дә онытмаска кирәк.

Быелгы Сабан туен үткәрү мәсьәләләренә багышланган соңгы киңәшмә кичә шәһәр стадион-ипподромында узды. Район башлыгы Анатолий Иванов төп мәйданны бәйрәмгә әзерләүдә катнашкан оешма-предприятие коллективларына рәхмәт белдерде һәм җаваплы затларга милли бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздыру бурычын куйды.

Милли бђйрђмебез Сабантуе шәһәребездә иртђгђ узачак. Ул иртђнге 9да традицион тљстђ ат чабышлары һәм спорт ярышлары белән башланып китђ. Сабантуйныћ тантаналы ачылышы иртђнге 10га билгелђнгђн. Биредђ кыр батырларын, алдынгы хезмђтчђннђрне хљрмђтлђячђклђр. Бђйрђм кунаклары љчен быел канатта йөрүчеләрнең књрсђтмђ чыгышлары да кљтелђ. Халык уеннары, спорт ярышлары, милли кљрђш џђм концерт программасын тамаша кылырга рђхим итегез! Эстрада сәхнәсенең төп кунагы- Айдар Галимов.

Ә районыбызның кайбер авылларында Сабан туе инде бүген үк башлана. Бәйрәм чараларының графигы һәм программасы белән безнең рәсми сайтыбызда, шулай ук “Есть контакт“ төркемендә дә танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International