Татарстан Республикасы Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә май аенда 41 яңа туган бала теркәлде. Шуларның 22 -се –кыз, 19 – малай. Шулай ук игезәк кызларга да документ тапшырылды.
Әти-әниләр яңа туган сабыйларына исем сайлауга бик җитди карыйлар. Үз исемнәренә туры килгән, матур яңгырашлы, тирән мәгънәле исемнәр сайларга тырышалар.
Әти-әниләр исемне интернет аша да, ГХАТ бүлегендә тәкъдим ителә торган татарча-русча исемнәр сүзлеге ярдәмендә дә табалар. Май аенда малайларга иң күп Самир, ә кызларга – Әминә, Виктория, Ралина дигән исемнәр кушылган. Соңгы 15 ел эчендә беренче тапкыр әти-әниләр улларына Трофим, ә кызларына – Агата дип исем куштылар.