Район башлыгы Анатолий Иванов кечкенә мамадышлыларга Сабантуй бүләген тапшырды. Мондый бәхет “Миләшкәй” мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә тәрбияләнүчеләргә елмая. Алар хакимият бинасына яулык җыярга дип килгән иде.
Балалар бакчалары коллективлары да милли бәйрәмебез Сабантуе алдыннан яулык җыю йоласын онытмый. “Миләшкәй” мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә тәрбияләнүчеләр муниципалитет бинасына килде. Милли киемнәрдән, кулларына чигүле сөлгеләр, яулыклар бәйләнгән колгалар тоткан сабыйларны район башлыгы Анатолий Иванов, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре каршы алды. Кечкенәләр абый–апаларына Сабантуйга багышлап әзерләнгән чыгышларны бүләк иттеләр.
Балаларга җавап итеп, Анатолий Иванов яшь буынны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, аларга бүләкләр тапшырды һәм иртәгә, 6нчы июнь көнне шәһәр стадион–ипподромында үтәчәк төп бәйрәмгә чакырып калды.
Балалар абый-апаларын биюгә дә чакырды.
«Ел саен милли йолаларыбызның берсе булган яулык җыюны оештырып киләбез. Җитәкчеләр дә куанып каршы алды. Сабантуе безнең бакчада да оештырыла. Ярышлар, кызыклы уеннар үткәрәбез», - ди Гүзәлия Галимханова.
Сабантуена яулык җыю милли бәйрәмнең аерылгысыз һәм кереш өлеше булып тора. Кичә әлеге чараны шәһәр күләмендә үткәрделәр. Эш көне тәмамланганнан соң, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре 2 төркемгә бүленеп, милли костюмнардан Мамадыш урамнарына чыкты.
Яулык җыючылар гармунга кушылып җырлар башкарды, халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.
«Яулык җыюны милли гореф–гадәтләрне саклап башкарабыз. Ел саен аңа яңа төсмерләр өстибез. Күбесе безне ачык йөз белән каршы ала. Рәхмәт әйтеп, бүләкләрне кабул итеп алабыз»,– ди Гөлназ Гыйниятова.
Тальян тавышы, җыр, бию бөтен урамны яңгырата. Милли киемле кызлар, егетләр, гармун тартып, җыр сузып, капка төбенә килеп туктыйлар. Зөлфия апа Низамиева да бүләген шактый алдан әзерләп куйган.
Күпләр чыннан да бөтен хыялларының чынга ашуын теләп, әзерләгән әйберләрне сандык төбеннән чыгарып, бүләк җыючыларны көтә. Сабантуйда әлеге яулык , сөлге, ситсылар уеннарда, ярышларда, көрәштә җиңүчеләр кулында булачак. Ә бу–әби-бабаларыбыздан килүче күркәм традицияләрне, гореф-гадәтләрне дәвам итүдә зур роль уйный.